Кошларга ярдәм итик

      Кыр Бикшиге урта мәктәбенең 4 а класс укучылары укытучы Земдиханова Т. Н. җитәкчелегендә һәр елны кошларга җимлекләр ясыйлар, һәрдаим җим салып торалар.

       Быел да шулай эшләделәр: җимлекләр ясап килделәр, аларны мәктәп тирәсендәге агачларга элделәр. Шуны гына көткән кебек, җимлекләргә кошлар очып кундылар.

       Укучылар үз алларына Экология елы кысаларында табигатьне тирәнрәк өйрәнергә, табигатьне саклауга үзебезнең өлешебезне кертергә, дигән максат куйдылар.