21 апрель көнне Кыр Бикшиге урта мәктәбендә 6 нчы сыйныф
укучылары белән ”Театр яктылыкка нурга илтә” дигән темага әңгәмә үткәрдек.
Әңгәмәдә укучылар театр тормышы һәм
тарихы белән танышты. 4 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе
Сиринә Мирсәит кызы Гинатуллана ) Габдулла Тукайның туган көненә
багышлап “Кечкенә Апуш маҗаралары “ дип сәхнәләштерелгән тамаша
күрсәттеләр. Балалар бик оста итеп
уйнаулары белән күпләрнең күңелен яулап алдылар.